news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч балага прививка ясатмауның куркынычы турында аңлатты

Педиатр сүзләренчә, менингокок инфекциясен йоктырган очракта, баланы хастаханәгә китереп җиткерә алмыйлар, ул үлә.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Баланы вакцинацияләмәү киләчәктә онкология, нәселсезлек һәм үлем белән тәмамланырга мөмкин.

Медицина фәннәре кандидаты, педиатр Ирина Добрецова URA.RU порталына биргән интервьюсында менингокок инфекциясен мисал итеп китерде. Тиешле прививка ясатмаган очракта, пациентның температура күтәрелә, баланың тәненә тимгелләр чыга. Баланы хастаханәгә алып җиткерә алмыйлар, ул үлә.

Табиб шулай ук «су чәчәге» турында искәртте. Ул баш мие тышчасын зарарларга мөмкин.


news_right_1
news_right_2
news_bot