Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч Яңа елга кадәр итнең кисәк кыйммәтләнәчәгенә шиген белдерде
Россиядә ит бәясенең җитди артачагын фаразламыйлар. Agro and Food Communications агентлыгының идарәче партнеры Илья Березнюк шулай дип белдерде.
«Ел ахырына барлык ит эшкәртүчеләр дә ит продукциясе әзерләүнең төп күләмнәрен үти. Ягъни Яңа елга кадәр ике-өч атна кала ит яки әзер ит продукциясе бәяләре җитди артачак дип уйламыйм», - диде белгеч «Радио 1» белән әңгәмәсендә.
Спикер киләсе ел башында ит продукциясенә бәя артырга мөмкин икәнлеген кире какмый.
Элегрәк Россиядә бер атна эчендә яшелчә һәм башка төр продукциянең кыйммәтләнүе турында хәбәр ителгән иде. Барыннан да элек кыяр һәм помидор бәясе арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз