news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Хисаптагы акчаны сиздермичә генә күчерә торган мобиль сервислар була

Белгеч: Хисаптагы акчаны сиздермичә генә күчерә торган мобиль сервислар була
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Түләүле кушымталарга язылуның кайбер очракларында, яки fleeceware вакытында, кулланучыларның счетыннан сиздермичә генә акча күчерергә мөмкиннәр. Өстәвенә, моңа хәтта кушымтаның үзен алып ташлау да йогынты ясамый. Т1 Интеграция мәгълүмати ининлек буенча компетенцияләр үзәге директоры Виктор Гулевич «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, аларны зарарлы сервислар рәтенә кертергә ярамый – «бу сервислар мәгълүматларны урламый һәм сөйләшүне тыңламый». Әмма кушымтаның вәгъдә ителгән уникаль мөмкинлекләре аркасында кулланучылар көтелмәгән һәм һәрвакытта да акланмаган чыгымнарга дучар булырга мөмкин.

Кагыйдә буларак, мондый подписка кушымтаның «тулы» функционалының сынау чорыннан соң килә. Әйтик, фоторедактордан файдаланганнан соң шундый хәл күзәтелергә мөмкин.

Әмма кулланучы кушымтаны кирәк түгел дип табып, аны алып ташласа да, аның счетыннан барыбер акча күчүен дәвам итә. Моңа юл куймас өчен, аккаунт белән идарә итү бүлегендә кушымтага язылудан баш тартырга кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100