news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Хезмәт хакы турында башкаларга әйткән өчен эш бирүче җәзага тарта алмый

Түләнә торган хезмәт хакы күләме турында мәгълүматны башкаларга сөйләгән өчен, эш бирүче хезмәткәрне җәзага тарта алмый. Бу шарт хезмәт килешүендә булса да, Хезмәт законнарына туры килмәү сәбәпле, ул кулланыла алмый. Бу турыда Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итте.

«Хезмәт хакы күләме дәүләт өчен ачык, эш бирүче һәр хезмәткәргә түләнә торган хезмәт хакы, физик затларның табышына салым, иминият кертемнәре турында белешмә бирә. Шулай да эш бирүче кайсыбер очракларда хезмәткәрне хезмәт хакы турында белешмәне әйтүен чикли. Мондый чикләү хезмәт килешүе яки контрактта булырга мөмкин», – ди юридик фәннәр докторы Иван Соловьев.

Шул ук вакытта эш бирүче үз белдеге белән хезмәт хакы күләмен коммерция сере дип билгели, аны коммерция сере дип билгеләнә торган исемлеккә кертеп куя. Еш кына хезмәт хакы күләме аның турында фикер алышмасыннар өчен сер итеп билгеләнә, ди Соловьев.

Белгеч ассызыклаганча, хезмәт хакы күләмен сер итеп билгеләү законлы түгел. «Коммерция сере» турында федераль закон хезмәткәрләр саны һәм составы, хезмәт өчен түләү системасы, хезмәт шартларын һ.б. сер итеп билгеләми, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100