Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Белгеч: Вакцина куллану тилчәгә каршы көрәштә нәтиҗәле ысул булып тора
Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Артур Заһидуллин Россиядә тилчәне кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча нәтиҗәле чаралар кулланылуын искәртте.
Ул мөгезле эре һәм вак терлек даими рәвештә вакцинацияләнүен әйтте. «Вакцина куллану тилчәгә каршы көрәштә нәтиҗәле ысул булып тора», – диде Артур Заһидуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Аның сүзләренчә, дөньяда тилчә белән бәйле вазгыять киеренке санала. Терлекләрдә бу чир Германия, Словакия, Венгрия, Төркия, Индонезия, Көньяк Корея, Берләшкән Гарәп Әмирекләрендә ачыкланган. «2025 елның 20нче гыйнварыннан Европа союзы территориясеннән, тилчә таралу куркынычы булу сәбәпле, терлекчелек продукциясен кертү тыелган», – дип әйтте Артур Заһидуллин.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Безнең илдә 2024-2025 елларда тилчә булмады. Нәтиҗәле профилактика һәм көрәш чаралары нәтиҗәсендә Россиягә тилчә авыруы буенча имин, сәламәт дигән халыкара статуслар бирелгән», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз