news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч универсаль пособиегә гариза язу тәртибен аңлатты

Киләсе елдан түбән керемле гаиләләр өчен универсаль пособие гамәлгә кертелә.

Универсаль пособиегә гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була. Күп функцияле үзәкләр һәм социаль фондның территориаль органнары аша шәхсән мөрәҗәгать иткәндә электрон рәвештә тапшырыла. Бу хакта Пенсия фондының ТР буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде.

Гариза ун көн вакыт эчендә карала. Уңай карар кабул ителсә, акча биш эш көне эчендә күчә. Пособие түләү өчен 2023 елга финанс күләме 18,7 млрд сум, шул исәптән 11,2 млрд сум – федераль бюджеттан һәм 7,5 млрд сум – төбәк бюджетыннан.

Универсаль пособиегә салмак кына күчәр өчен, түләү күләме элек билгеләнгән балалар яки 2020 елның декабрь азагына кадәр туарга тиешле балалар өчен элекке норма гамәлдә. Беренче балаларын көтүче ата-аналар элек билгеләнгән түләүләрне балага өч яшь тулганчы ала алачак. Теләкләре булса, универсаль пособиегә дә күчә алалар.

Эдуард Вафин ана капиталыннан түләүләрне дә аңлатты. «Универсаль пособиегә күчкән очракта, ата-аналар теләге буенча ана капиталыннан акчаны баланың туу тәртибенә карамыйча алып була. Бүген ул акча икенче бала өчен генә каралган», - диде.

Ана капиталыннан түләүләр бердәм шартлар, бер гариза буенча, туу чиратына карамастан, һәр балага түләнә. Керем бер кешегә ике яшәү минимумыннан түбәнрәк булганда, мохтаҗлыкка комплекслы бәяләмә үткәрелми. Ул очракта түләү күләме бер балага аена бер яшәү минимумы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100