news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Татарстанда урман зоналары 50 проценттан 15 процентка кадәр кимегән

Россия, аерым алганда, урта Идел буе, климат үзгәрешләренә аеруча дучар булырга мөмкин. Татарстанда шулай ук климатның үзгәрүен көтәргә кирәк, өстәвенә, республикада урман зоналары тиз кими. Бу турыда «Идел-Кама экология үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Рөстәм Камалов «Татарстан 24» телеканалына биргән әңгәмәсендә сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстанда урманлык 16-17% тәшкил итә. Күптән түгел генә ул 50% иде. Елгалар тирәсендәге барлык урманнар, елгаларның кибүен булдырмый торган су саклау зоналары киселгән, чөнки су артерияләре уңайлы транспорт төре булган», - диде ул.

Хәзер су объектлары янына урман утырту тәкъдиме бар - республиканың мондый ресурслары бар, дип өстәде Рөстәм Камалов. Аның сүзләренчә, Саба питомнигының ылыслылар үстерү буенча потенциалы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100