news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч шикәргә бәя төшәчәк дип белдерде

Белгеч татарстанлыларга кризиста акчаны саклап калу турында киңәш бирде

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисади мәсьәләләр буенча эксперты Фәнис Хөсәенов өлкән яшьтәге татарстанлыларга кризис һәм финанс мошенникларының югары активлыгы шартларында җыйган акчаларын ничек саклап калу турында киңәшләр бирде. Бүген «Объясняем.РТ» аккаунтында «Серебряный возраст: актуальное для пенсионеров» дип исемләнгән туры эфир узды.

"Бу соңгы биш елда беренче түгел, ә дүртенче кризис. Әмма кешеләр әлегә кадәр хата ясый. Бу ай безнең гражданнарның кибетләрдә мөмкин булган бөтен нәрсәне сатып алуларын күрсәтте. Туклану продуктлары бетмәячәк. Ажиотаж бәяләрнең үсүенә китерә, ләкин алар кыска вакытлы арта. Хәзер 80-90 сум булган шикәрнең бәясе җәйгә төшәр мөгаен, чөнки аңа ихтыяҗ булмаячак", - диде ул.

Эксперт аңлатканча, ясалма булдырылган ажиотаж аркасында өлкән буын вәкилләре акча югалта. "Капчыклап шикәр комы яки он сатып алуның мәгънәсе юк, чөнки ул бар», - диде Хөсәенов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100