news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч: Татарстанда яңгырлар аркасында куркыныч агрометеорологик күренеш күзәтелә

Июньдә Татарстанда куркыныч агрометеорологик күренеш теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Июньдә куркыныч агрометеорологик күренеш — туфрак артык дымлануы теркәлде. Әлмәт районының Акташ авылында ул 11 июньнән бирле күзәтелә», — дип сөйләде ул.

Гомумән алганда, республиканың төрле метеостанцияләрендә июньдә яуган явым-төшем күләме 65 миллиметрдан 152 миллиметрга кадәр яки айлык норманың 125-250 процентын тәшкил иткән. Иң күп явым-төшем төньяк-көнбатышта күзәтелгән: Арчада 2,5 тапкыр яңгыр нормасы яуган. Казанда бер айда 1,5 тапкыр айлык нормадан күбрәк явым-төшем теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot