Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгеч Татарстанда температура кайчан төшүен, Мәскәүдәге кебек яңгыр буламы икәнен әйтте
Татарстанда һава торышы июнь нормасын 16 градуска узып китә. Гадәттә, бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура +18 градус тирәсе тәшкил итә, ә хәзерге вакытта ул +25 градус. Өстәвенә, көн уртасында һава температурасы +34 градуска җитә һәм моның сәбәпчесе – антициклон перифериясе, аның үзәге Оренбургта урнашкан. КФУ профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, шимбәдә температура төшә башлаячак, әмма сизелерлек түгел: +29 градуска кадәр генә, дип яза «Челнинские известия». Шулай ук бераз явым-төшем фаразлана.
Спикер ышандырганча, Татарстанда барысы да Мәскәүдән Атлантик циклон килүен көтә. Аның йогынтысында Россия башкаласында айлык норманың яртысы күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Әмма бу циклонның республикага кайчан килеп җитәчәге әлегә билгеле түгел.
Шул ук вакытта, Переведенцев әйтүенчә, әгәр июль дә Татарстанда шундый эссе булса, корылык башлану куркынычы бар. Аның фаразлавынча, җәйнең икенче ае чыннан да климатик нормадан җылырак булыр дип көтелә.
Мондый эсседә яшенле яңгыр, өермә кебек куркыныч метеорологик күренешләр күзәтелергә мөмкин. Әмма алар атмосфера фронты якынлашып килгәндә барлыкка килә, ә ул әлегә ерак, диде метеоролог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз