news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Татарстанда кыш җылылык һәм салкынлык дулкыны белән булачак

Белгеч: Татарстанда кыш җылылык һәм салкынлык дулкыны белән булачак
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда декабрьнең беренче яртысындагы салкыннарны аномаль дип санарга мөмкин. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

«Беренче ике атнада уртача һава температурасы 13,3 градус тәшкил итте, ә норма буенча -8 градус булырга тиеш. Аерым көннәрдә уртача тәүлеклек аномалия 16 градустан артык тәшкил итте. Әмма яңа рекорд куелмады», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Декабрьдә иң түбән температура 9 декабрьдә күзәтелгән, ул – 26,4 градус. Бу көнне куелган рекорд 1933 елда теркәлгән – 29,3 градус. Әмма декабрьнең икенче яртысында һава торшы нык аерыла. Әгәр айның беренче атналарында һава торышын антициклон билгеләсә, хәзер актив циклон җылылык алып килә.

«Алга таба да салкыннар көтелми. Ә киресенчә, көньяк һәм көнбатыш агымнары белән безгә җылы дымлы һава массасы килә», - дип өстәде Тимур Әүхәдиев.

Аның фаразлары буенча, Татарстанда кыш җылылык һәм салкынлык дулкыны белән булачак. Ул шулай ук декабрь аена һава температурасы норма тирәсендә дип фаразлануы турында әйтте. Әмма бу норма ай башында аномаль салкын һәм ай азагында аномаль җылы нәтиҗәсе булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100