news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч Татарстанда бушлай юридик консультация алу ысуллары турында сөйләде

Россиядә 32 миллионнан артык кеше түләүсез юридик ярдәм алуга хокуклы, әмма алар бу хокукларын һәрвакытта да файдаланмый. Татарстанда түләүсез юридик ярдәм алу ысуллары турында Россия юристлары fссоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо сөйләде.

«Татарстанда түләүсез юридик ярдәм дәүләт хакимияте органнары, коммерцияле булмаган сектор һәм бизнес көче белән тематик мәйданчыкларда күрсәтелә. Кварталга бер тапкыр бушлай юридик ярдәм күрсәтә торган бердәм көннәр оештырабыз. Мондый көн якындагы арада 30 сентябрьдә узачак. Моннан тыш, түләүсез юридик ярдәм торак пунктларга чыгып та күрсәтелә. Без радиотапшырулар вакытында татар телендә дә консультацияләр бирәбез», – диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, еш кына кешеләр бушлай юридик консультация алу хокукы булуын белми. Какохо фикеренчә, халыкка мәгълүмат таратуда матбугат чаралары һәм блогерлар мөһим роль уйный. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләсе турында Казанда Идел буе федераль округының «Сообщество» форумында фикер алыштылар.

Чара августның икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узды. «Сообщество» форумы социаль проектларны эшләү һәм тормышка ашыру сыйфатын күтәрү өчен ачык эш мәйданчыгы булып тора. Ул секторара хезмәттәшлекне үстерү өчен җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында өч яклы диалог кору максатында эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot