news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Сүзнең кайсы язылышын алырга кирәк, дигән сорау туса, иң яңа сүзлекләрне карагыз

Белгеч: Сүзнең кайсы язылышын алырга кирәк, дигән сорау туса, иң яңа сүзлекләрне карагыз
Солтан Исхаков

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров кайсы сүзлекләрдән файдаланырга кирәклеген әйтте. 

«Сүзнең кайсы язылышын алырга кирәк, дигән сорау туса, иң яңа сүзлекләрдән карарга кирәк. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (авт. – институт төзегән 6 томлы сүзлек) һәм 2017 елгы орфографик сүзлекне иң яңа дип саныйбыз. Ике сүзлек бер-берсенә каршы килә икән, соңрак чыккан сүзлектән файдаланырга кирәк», – дип аңлатты ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында. 

Ул сүзлекләрнең үз чорын чагылдыруын да искәртте. 

Белгеч сүзлекләрне яңарту буенча Азәрбайҗан тәҗрибәсен мисалга китерде. 

«Азәрбайҗанда закон нигезендә 5 елга бер орфографик сүзлек чыгару гамәлгә куелган. Яңа сүзлек чыккач, искесе автомат рәвештә гамәлдән чыга. Бу турыда без дә сөйләшәбез», – диде ул. 

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сайтында сүзләрнең электрон фондын табарга мөмкин. Институт сайтында «TATZET» дигән төймәгә басарга һәм «Сүзлекләрнең электрон фонды»на керергә кирәк. 

Ринат Сәфәров сүзләренчә, «TATZET» татар теленең зур электрон тупланмасы, дигәнне аңлата. Анда 50дән артык сүзлек теркәлгән. 

«Фонд белән тәүлегенә 500гә якын кеше файдалана. Татар ресурсы өчен шактый зур күрсәткеч, дип саныйбыз. Нигездә тәрҗемәчеләр, нәшрият җитәкчеләре файдалана дип уйлыйбыз», – диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100