Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Белгеч: Җинаятьчеләр смартфонга Bluetooth аша кереп, зыян китерергә мөмкин
Смартфон тышкы тирәлек белән элемтәгә чыккан вакытта, аңа чит кешеләр дә ктоташа ала – җинаятьчеләр хәзер Bluetooth аша тоташуны да куллана башлады. Бу турыда РИА Новости агентлыгын хәбәр итте.
Т1 Cloud оешмасының мәгълүмати иминлек буенча директоры Алексей Кубарев «Прайм» агентлыгына шул хакта сөйләгән.
Bluetooth тоташкан булса, җинаятьчеләр тапшырыла торган белешмәне тота, аны алмаштыра, гаджетка тоташа, аңа төрле командалар бирә, зыянлы программаларны активлаштыра ала, ди белгеч.
Bluetooth сүндереп куелган яки җинаятьче ун метрдан ераграк урнашкан булса, смартфонга тоташып булмый.
Шундый атакалардан котылу өчен, тышкы җайланмаларга тоташуны игътибар белән тикшерегез, таныш булмаган кешеләрдән файллар кабул итмәгез, кирәк булмаганда Bluetooth җайланмасын сүндереп куегыз, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз