news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Шәриф Камал музеенда Тинчуринның язу өстәле, Сәйдәш уйнаган рояль саклана

Белгеч: Шәриф Камал музеенда Тинчуринның язу өстәле, Сәйдәш уйнаган рояль саклана
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татар китабы йортының өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал мемориаль музеенда язучы, драматург Кәрим Тинчуринның язу өстәле саклануын әйтте.

«Язучы Рабит Батулла, музейга килгәч, бер тарих сөйләде. Ул озак еллар буе Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә Тинчурина белән аралашкан, аның истәлекләренең бер өлеше басылып та чыккан. Заһидә апаның истәлекләрендә әлеге өстәлнең Кәрим Тинчуринның өстәле булуы турындагы мәгълүмат бар. 1937 елда Кәрим Тинчуринны кулга алгач, аның гаиләсендәге әйберләрне конфискацияләмәсеннәр өчен, Заһидә ханым танышларына, дусларына биргән. «Кәримнең язу өстәлен Шәриф абыйларга төшереп куйдык», - дигән истәлеге бар», - диде ул.

Кәрим Тинчуринның эш өстәле.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Аның әйтүенчә, музейның икенче катында урнашкан язу өстәле – Кәрим Тинчуринныкы. «Кәрим Тинчуринның музее юк, мемориаль әйберләре Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында саклана. Безнең музейда Кәрим Тинчурин хакында аның язу өстәле дип сөйләргә мөмкинлек бар, чөнки музеебызда шундый ядкяр сакланып калган», - диде өлкән фәнни хезмәткәр.

«Түрдәге бүлмәдә исә кечкенә язу өстәле бар. Әлеге язу өстәлен Шәриф Камал Оренбургта иҗат иткән чорда ук сатып алган. Ул үзенә язучы имиджы ясаган: портфель, эшләпә дә сатып алган. Татар зыялысы-язучысы шундый рәвештә була дип күз алдына китереп, хыялланып йөргән. Ул шушы язу өстәлен Оренбургтан Казанга алып килгән. Музейда ни өчен ике өстәл икән, дип үзебез дә гаҗәпләнгән идек», - диде Гөлназ Җиһангирова.

Ул музейда тагын бер кадерле ядкярь – рояль турында сөйләде. «Әлеге рояльне Шәриф Камалның кызы – Зәйнәп Байгилдиева өчен сатып алганнар. Шәриф абый үзе скрипкада, мандолинада уйнаган. Рояльнең тарихын Зәйнәп апа сөйләп калдырган: бу рояльне 1928 елда композитор Салих Сәйдәшев сайлавы буенча сатып алганнар. Салих Сәйдәшев Шәриф Камал белән бергәләп кибетләр буйлап иң яхшы рояль эзләп йөргәннәр. Салих Сәйдәшев тәкъдиме белән рояльне алганнар», - диде ул.

Шәриф Камалның кызы – Зәйнәп Байгилдиеваның рояле. Рояльдә Салих Сәйдәшев та уйнаган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Салих Сәйдәшев бу йортта булган, әлеге рояльдә уйнаган. Архивтагы хатларны укыганда бер кызыклы мәгълүматка тап булдым. Зәйнәп апа бер хатында: «Без студентлар белән концерт куйдык һәм мин сәхнәдән Салих Сәйдәшевның берничә әсәрен башкардым», - дип яза. Бәлки, Салих Сәйдәшев әлеге рояльдә уйнаганда Зәйнәп апа аннан да өйрәнгәндер. Чөнки ул музыка мәктәбенә йөрмәгән», - диде Гөлназ Җиһангирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100