news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Сайлауга килү – ул Россиядә яшәүче һәр кешенең җаваплылыгы

Сайлауга килү һәм үз гражданлык бурычыңны үтәү - һәр кеше өчен җаваплылыкның ачык мисалы. «Яңа кешеләр» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге советы секретаре Роза Гайнетдинова «Татар-информ»га шундый фикер әйтте.

«Сайлауга килү һәм үз гражданлык бурычын үтәү - ул илдә яшәүче һәр кешенең җаваплылыгы. Әгәр дә кеше сайлауга ни өчен барганын аңлый икән, бу сәяси партия үзенең җаваплылык зонасында яхшы эшләгән, кешеләргә сайлауларга килүнең мөһимлеген җиткергән дигән сүз», - дип саный Гайнетдинова.

Аның сүзләренчә, әгәр дә кеше алга таба нәрсә булачагы турында уйламыйча яши, аның тавышы бернигә дә йогынты ясамый дип саный икән - бу җавапсызлык.

«Дөньяга туган һәр кеше, ул сәясәттә инде. Бары тик җаваплы кешеләр, ә нигә актив булырга кирәклеген аңламаучылар бар», - дип йомгаклады белгеч.

Искәртик, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100