news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч Россиядә ислам банкингы үсеше турында сөйләде

2023 елда эшләтеп җибәреләчәк партнерлык финанславын гамәлгә ашыру буенча пилот проект нигезендә Россиядә ислам банкингының 10-15 филиалы өстәмә рәвештә ачылырга мөмкин. «РИА Новости»га Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дөнья финанс базарлары һәм финтех кафедрасы доценты Ильяс Зарипов шул турыда белдергән.

Узган елның декабрендә Дәүләт Думасы ислам банкингын сынау рәвешендә гамәлгә ашыру турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Анда Дагыстан, Чечня, Башкортстан һәм Татарстан катнашачак. Эксперимент 1 февральдә башлана һәм ике ел дәвам итәчәк.

«Минем исәпләвемчә, яңа закон үз көченә кергәч, эксперимент барышында Россиянең традицион банклары тарафыннан өстәмә рәвештә 10-15 ислам банкингы булдырылырга мөмкин», – диде Зарипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100