Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгеч Россия базарында Кытай машиналарының төп проблемасын атады
Россия базарында Кытай автомобильләренең төп проблемасы – аларның бәясе тиз һәм нык арзанлануда. Бу хакта CarCraft компаниясенә нигез салучыларның берсе Борис Беленький игътибар иткән, дип яза «За рулем» журналы.
Белгеч мәгълүматларына караганда, дүрт ел куллану дәвамында популяр Кытай машиналары башлангыч бәясенең 40–55 процентын югалта. Шул ук вакытта Европа һәм Япониядән китерелгән күпчелек машиналар бәясен мондый тизлек белән югалтмый: күрсәтелгән чорда аларның бәясе 30–40 процентка гына кими.
Аның фикеренчә, әгәр вазгыять үзгәрмәсә, сатып алучыларның бер өлеше Кытай машинасын тотуны, бигрәк тә хезмәт күрсәтү чыгымнарын исәпкә алганда, алай ук файдалы түгел дип санарга мөмкин. Борис Беленький машиналарның сыйфатына кагылышлы шикаятьләрне дә искә алган. Еш кына хуҗалар Кытай автомобильләренең электроникасына, подвескасына һәм турбомоторларына зарлана. Әмма проблема конструкциядә түгел, ә сервис хезмәте күрсәтүдә, дип фаразлый ул.
Эш шунда: модельләр бик тиз яңартылып тора, шуңа күрә кузов детальләрен һәм техник документацияне табу кыенлаша. Кытай брендларының икенчел базарда кала алу-алмавын алдан фаразлауга яраклы сервис билгеләячәк, дип ышана белгеч.
Аның сүзләренчә, 2026 елның ахырына икенчел базарда Кытай машиналарының өлеше 10-12 процентка җитәргә мөмкин. Хәзер ул якынча 6,6 процент дип бәяләнә, ә икенче яртыеллыкта кискен үсеш булыр дип әйтеп булмый.
Белгеч өстәгәнчә, үсеш акрын булачак, чөнки традицион маркалар белән көндәшлек бар. Киләсе, 2027 елда өч еллык Кытай автомобильләрен, аеруча гибридлар һәм электромобильләрне импортлау тагын да активлашырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз