Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч: «Рәис» сүзе, Европадан кергән «президент» сүзенә караганда, тирәнрәк тарихка ия
Халыкара эшләр буенча Россия советы эксперты Кирилл Семёнов «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Президенты вазифасының атамасын «Татарстан Республикасы Рәисе» дип үзгәртү турында фикерен әйтте.
«Гарәп дөньясында «рәис» сүзе «президент» сүзенең синонимы булып тора. Бу «президент» сүзенең рус теленә тәрҗемәсе. Асылда бу бер мәгънәле сүзләр, һәм алар арасында бернинди аерма да юк. Ул тарихи яктан гарәп теленнән чыккан сүз. Бу яңа сүз түгел, һәм ул гарәп дөньясында президентлык институты кертелү белән бер үк вакытта барлыкка килмәгән. Рәис - ул билгеле бер вазифаи зат. Бу сүзнең, Европадан кергән «президент» сүзенә караганда, тирәнрәк тарихы бар. «Президент» сүзен дәүләт башлыгы атамасы өчен генә түгел, компания башлыгына карата да кулланалар. «Рәис» термины «президент» терминына тиңдәш, чөнки ул дәүләттә иң югары вазифаи затка яисә предприятие башлыгы вазифасына карата әйтелә», - дип сөйләде «Татар-информ»га белгеч.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика җитәкчесе вазифасының яңа атамасын хуплады. Иң югары вазифаи зат «Татарстан Республикасы Рәисе» дип аталачак. Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертә торган закон проектын бүген республика парламентының 39нчы утырышында карыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз