news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч пенсия алды яшендәгеләргә салымда экономия ясарга өйрәтте

Пенсионерлар өчен дәүләт ярдәме салым ташламаларына да кагыла. Алар аңа элеккеге пенсия яшенә - хатын-кызлар 55 яшь һәм ир-атлар 60 яшькә җиткәннән соң хокуклы була. Ташламадан файдалану өчен салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу турыда РИА Новости яза.

«Прайм» агентлыгына «Будущее« коммерцияле булмаган пенсия фонды генераль директоры Светлана Касина сөйләгәнчә, федераль ташламаларга пенсия яше алдында торучыларны һәр категориядәге күчемсез милек объектларының берсенә милек салымыннан азат итү керә. Ул - торак йорт, гараж, фатир, машина урыны, 50 кв. метрга кадәрге мәйданлы хуҗалык корылмалары.

Төбәк ташламаларына транспорт салымы буенча ташлама яки түбән ставка керә. Һәр төбәктә ул аерым билгеләнә. Ташламалардан салым хезмәтенә мөрәҗәгать итеп файдаланырга мөмкин.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100