news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч, отпуск алдыннан ковид белән авырып китсәң, ялны ничек сакларга икәнен аңлатты

Отпуск алдыннан коронавирус яки башка чир белән авырып киткән очракта, ялны озайтырга яки башка вакытка күчерергә мөмкин. Әмма моның өчен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм вакытлыча эшкә сәләтсезлек турында кәгазь алырга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы SuperJob аналитика һәм тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Наталья Головановага сылтама белән хәбәр итә.

«РФ Хезмәт кодексының 124нче маддәсе түбәндәге кагыйдәне күздә тота: әгәр вакытлыча эшкә сәләтсезлек чоры еллык ял белән туры килә икән, отпуск озайтылырга яки башка вакытка күчерелергә тиеш. Әлеге вакытны хезмәткәрнең теләкләрен исәпкә алып эш бирүче билгели», - диде ул.

«Әмма отпуск «янмасын» өчен эшкә сәләтсезлек кәгазе бирүне сорап медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр коронавирус инфекциясе йоктырудан шикләнәсез икән, өегезгә табиб чакыртыгыз», - дип өстәде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100