news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч ОСАГОның яртысын киметү өчен киңәшләр бирде

ОСАГО полисын вакытыннан алданрак алган очракта, иминият компаниясе иң уңайлы база тарифын тәкъдим итәчәк. Бу турыда «Прайм» агентлыгына автосалоннар челтәренең кредитлау һәм иминиятләштерү бүлекләре җитәкчесе Ольга Бондарева сөйләгән.

Эксперт сүзләренчә, полис бәясен киметүгә аварияләрсез йөрү һәм транспорт чарасы белән идарә итү мөмкинлеге бирелә торган йөртүчеләр саны чикле булу да ярдәм итә. Бу очракта ташлама 50 проценттан да артып китәргә мөмкин.

Бондарева киңәш иткәнчә, ОСАГО полисын сайлаганда иминият компанияләренең тәкъдимнәрен игътибар белән өйрәнергә кирәк. Шуннан соң иң отышлы вариантны сайлап була.

Киләчәктә балаларыгызны рульгә утыртырга җыенсагыз, аларны машина йөртү таныклыгы алу өчен укырга иртәрәк җибәрегез. Шулай итеп стаж туплана тора, бу да ОСАГОны арзанрак итә, ди эксперт. Бу турыда РИА Новости яза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100