Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Белгеч октябрьдә депрессиядә булган кешеләрнең саны артуын фаразлый
Октябрь ахырында салкын һәм явым-төшемле һава торышы аркасында депрессия кичерүче кешеләр саны актив арта башлаячак. Көзге көн һәм төн тигезләшкән көннән соң якты көн озынлыгы инде кими башлады, дип белдергән Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд ТАСС агентлыгына.
«Көзге көн белән төн тигезләшкән көннән соң өч көн узгач, көн һәм төн озынлыгы тигезләшә. Якты көн озынлыгы сизелерлек кими башлый. Сентябрь һәм октябрь айларында циклон эшчәнлеге әле бик үсештә булмый, ә менә октябрьнең өченче декадасында һәм ноябрьдә «барический» депрессияләр ешрак булачак. Ул кешенең халәтенә дә тәэсир итә. Табиблар исбатлаганча, кояш яктысы булмаганлыктан, кәеф тә яхшы булмый, ә кояшсыз көн депрессиягә халәтенә китерергә бик тә ярдәм итә», – дип сөйләгән ул.
Вильфанд сүзләре буенча, «барический» депрессияләрне кояшсыз һава торышы һәм һава температурасының төшүе китереп чыгара. Иң «депрессияле» ай дип ноябрь исәпләнә.
Быел көзге көн белән төн тигезләшүе 23 сентябрьдә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз