news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Мошенниклыкның иң киң таралган алымы – «банк хезмәткәре» шалтыратуы

Соңгы өч елда мошенниклыкның иң киң таралган алымы – үзләрен банк учреждениесе хезмәткәре дип таныштырган аферистлардан килгән шалтыратулар. Бу – барлык урлау һәм мошенниклык очракларының 20 проценттан артыгы. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Газыймов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Зыян күрүчеләргә телефоннан шалтыраталар, сөйләшү барышында җинаятьчеләр аларга кредит рәсмиләштерү турында ялган мәгълүматлар бирә, шуннан соң банк счетлары турында кирәкле белешмә ала һәм счеттан акча урлый. Өстәвенә, җинаятьчеләрнең өлкән яшьтәге тиз ышанучан гражданнарның милеген тартып алуга бәйле очраклар да теркәлде», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100