news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч мошенникларның фотолар һәм кеше тавышын куллану ихтималы турында кисәтте

Ачык кулланылышта булган фотографияләр һәм тавышлы хәбәрләр кулланучылар өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Бу хакта Икътисад югары мәктәбенең «Кибербкуркынычсызлык» онлайн-магистратурасы академик җитәкчесе Олег Евсютин сөйләде, дип яза RT сайты.

Аның сүзләренчә, заманча цифрлы киңлектә сервисларда сизгер мәгълүмат бик күп була. Җинаятьчеләрнең бу мәгълүматларны кулга төшерүе спам һөҗүмнәренә генә түгел, ә җитди нәтиҗәләргә – акча һәм шәхси белешмәләрне урлауга китерергә мөмкин.

Ясалма фәһем технологияләре мошенникларга ялган медиафайллар ясарга һәм алардан финанс табышы алырга ярдәм итә диде белгеч. Шул сәбәпле, хәтта танышлардан һәм туганнардан акча күчерү турында сорауларны тикшерергә кирәк, бигрәк тә алар билгесез номердан яки счеттан килсә.

Белгеч сүзләренчә, киберҗинаятьчеләрне банк реквизитлары, CVV-кодлар, шулай ук төрле сервисларның – бигрәк тә финанс һәм дәүләт сервисларның парольләре аеруча нык кызыксындыра.

Ул фишингны иң киң таралган мошенниклык схемасы дип атады. Бу очракта кулланучыларга банклар тәкъдиме яки отышлы акцияләр рәвешендә хатлар яки хәбәрләр килә. Бу хәбәрләрдә еш кына ялган сайтларга сылтамалар була, анда шәхси мәгълүматларны язу таләп ителә, ә алар соңыннан җинаятьчеләр кулына эләгә.

Евсютин сүзләренчә, социаль инженерия ысуллары да актуаль булып кала. Алар кешене мошенниклар мәнфәгате өчен гамәлләр башкарырга күндерүгә юнәлдерелгән – мәсәлән, кодны әйтү яки акча күчерү. Җинаятьчеләр үзләрен техник ярдәм күрсәтү хезмәтеннән дип таныштырырга яки дусларның ялган аккаунтларын кулланырга мөмкин.

Шулай да, белгеч фикеренчә, цифрлы гигиенаның база кагыйдәләрен үтәп, әлеге күпчелек куркынычлардан сакланып була. Болар техник һәм үз-үзеңне тоту чараларына бүленә. Техник чараларга антивирус урнаштыру, программаны даими яңарту һәм ышанычлы парольләр булдыру керә.

Шикле сылтамаларга керүдән, тикшерелмәгән чыганаклардан файллар йөкләп алу һәм мессенджерлар аркылы шәхси мәгълүматларны тапшырудан баш тартырга кирәк.

Интернетта документларның сканнарын, банк карталары мәгълүматларын һәм шәхси медиафайлларны таратмау аеруча мөһим, чөнки аларның читкә таралуы җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot