Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгеч медицина тикшерүе узу мәҗбүри булган хезмәткәрләрне атады
Эш бирүчеләр хезмәткәрләрдән мәҗбүри медицина тикшерүе узган өчен түләвен таләп итә яисә аны законда каралмаган очракларда тикшерүгә җибәрә алмый. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина хәбәр итте.
Депутат аңлатканча, эш бирүче мәҗбүри медицина тикшерүе өчен түләүдән баш тартса яки законлы нигезләр булмаган килеш эшчедән тикшерү узуын таләп итсә, хезмәткәр үзенең хокукларын яклау өчен Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала.
Медицина тикшерүен узу аерым категория хезмәткәрләр өчен генә мәҗбүри, дип билгеләп үтте Стенякина. Закон берничә төр тикшерүне күздә тота: алдан тикшерү (эшкә кабул иткәндә), даими тикшерү (эшләгән вакытта), чираттан тыш (медицина күрсәтмәләре буенча) һәм көндәлек (һәр смена алдыннан).
Эшкә урнашканда һәм эшләгән вакытта даими уза торган медицина тикшерүләрен дәүләт хезмәткәрләре, азык-төлек сәнәгате, җәмәгать туклануы, сәүдә, медицина һәм балалар учреждениеләре хезмәткәрләре, зарарлы һәм куркыныч җитештерүләрдә эшләүче хезмәткәрләр, шулай ук транспорт йөртүче эшчеләр һәм балигъ булмаган хезмәткәрләр үтәргә мәҗбүри, дип аңлатты депутат. Стенякина ассызыклаганча, әгәр медицина тикшерүе мәҗбүри икән, эш бирүче хезмәткәрне аны узмыйча эшкә кертергә тиеш түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз