Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч Мәскәүдә ишеп яуган кар Татарстанга килеп җитү-җитмәү турында сөйләде
Мәскәүдә ишеп яуган кар Татарстанга килеп җитмәячәк. Аңа җылы һава торышын саклаучы антициклон комачаулаячак, дип белдерде «Челнинские известия» газетасына КФУ профессоры Юрий Переведенцев.
Белгеч аңлатканча, киләсе көннәрдә республикада һава температурасы нормадан 5 градуска югары була. Шулай да төннәр салкыная: термометр баганалары -4..-8 градуска кадәр төшә. Атна азагына республикада җепшек кар яву көтелә.
Киләсе атнада исә төбәккә календарь кыш килә. Әмма температура -3..-0 градус тирәсендә кала.
Исегезгә төшерик, Мәскәүдә кар катламы биеклеге инде 5 сантиметрдан артып китте, ә урыны белән хәтта 20 сантиметрга кадәр җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз