news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкин даруларның төрләрен әйтте

Исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән кеше Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 12.8 маддәсенең беренче өлеше нигезендә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә. Шул ук вакытта йөртүченең исерек хәлдә булуы алкогольдәнме яки даруданмы булуы мөһим түгел. «Прайм» агентлыгына «Яковлев һәм партнерлар» юридик төркеме адвокаты, Самара дәүләт медицина университетының медицина хокукы һәм биоэтика кафедрасы укытучысы Евгения Рыжкова шул турыда сөйләгән. РИА Новости шул хакта яза.

Әмма Россия законнарында нинди дару кулланган машина йөртүчеләрен җаваплылыкка тартырга икәне күрсәтелмәгән, дип өстәде юрист.

«Быел башкала Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Александр Быков Сәламәтлек саклау министрлыгына автомобиль йөртүчеләренә нинди медицина препаратларын кулланганнан соң руль артына утырырга ярамый икәнен аңлата торган исемлек төзергә тәкъдим итте. Эчке эшләр министрлыгы бу идеяны хуплады. Әмма Сәламәтлек саклау министрлыгы әлегә бу мөрәҗәгать мәсьәләсе буенча чыгыш ясамады», – дип билгеләп үтә белгеч.

Нәтиҗәдә, машина йөртүче дарулар кабул иткәннән соң транспорт чарасын йөртә аламы-юкмы икәнен үзе билгеләргә тиеш. Һәрбер препаратның инструкцисе бар, аны җентекләп өйрәнергә кирәк. Машина йөртүченең игътибарына аеруча нык тәэсир иткән даруларга: йоклаткыч, седатив, транквилизацияләүче, наркотик һәм антипсихотик психотроп чаралар керә, дип йомгак ясады белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100