Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгеч машина йөртү таныклыгы алуга ук ОСАГО полисы сатып алырга киңәш итте
Машина йөртә башлаучыларга ОСАГО полисын мөмкин кадәр иртәрәк рәсмиләштерергә киңәш ителә. Хәтта алар әлегә руль артына утырырга ниятләмәгән очракта да машина йөртү таныклыгы алуга ук полис сатып алырга кирәк. Шул рәвешле алдан ук ташламалар җыя башларга һәм киләчәктә полис рәсмиләштергәндә акча экономияләргә мөмкин була. Бу хакта Бөтенроссия автомобиль иминиятчеләре берлеге һәм Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге президенты Евгений Уфимцев белдерде. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Уфимцев сөйләгәнчә, беренче тапкыр полис рәсмиләштергәч машина йөртүче автомат рәвештә иминият базасына кертелә һәм беренче көннән бонус-малус коэффициенты буенча бонуслар ала башлый. Әлеге бонуслар аның иминият тарихын күрсәтә һәм полис бәясенә тәэсир итә. Юл-транспорт һәлакәте булмаса, хәтта машина йөртмәгән очракта да коэффициент күрсәткече яхшыра барачак.
Беренче тапкыр ОСАГО рәсмиләштергәндә яшь машина йөртүчегә 1,17 коэффициенты бирелә. Минималь бонус-малус коэффициенты (0,46) исә 10 елдан артык авариясез йөргән очракта җыела һәм 50 проценттан артык ташлама бирә, дип искәртте Уфимцев. Шул ук вакытта максималь коэффициент (3,92) даими рәвештә үз гаебе белән авариягә очраучы машина йөртүчеләргә бирелә һәм полис бәясен сизелерлек арттыра.
Уфимцев билгеләп үткәнчә, еш кына яшьләр машина йөртү таныклыгы ала, ләкин тиз генә машина йөртә башламый. Мондый очракта кыска вакытлы (мәсәлән, бер көнгә) полис сатып алуның мәгънәсе бар, дип саный белгеч. Мондый полислар базарда узган ел барлыкка килде һәм бер елга сатып ала торган полислардан күпкә арзанрак тора. Хәтта бер генә тапкыр полис рәсмиләштергән очракта да машина йөртүче базага кертелә.
Ул бонус-малус коэффициентына машина йөртүченең гаебе белән килеп чыккан аварияләр саны гына тәэсир итә, ә иминиятләштерүдә тукталып торулар коэффициент күрсәткеченә йогынты ясамый, дип ассызыклады.
«Принцип гади: юл-транспорт һәлакәте булганы юк икән – иминиятләштерү арзанрак була», - дип йомгаклады Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге башлыгы.
Шулай итеп, яшь машина йөртүче кыска вакытка гына полис рәсмиләштергән һәм аны алга таба озайтмаган яки актив машина йөртмәгән очракта да алдан ук уңай иминият тарихын формалаштыра ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз