news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч: Маркетплейслардагы товар 10-20 процентка кыйммәтләнәчәк

Маркетплейслар «кәрҗин»енә «салынган» товар өчен түләп куйсаң яхшырак булачак, чөнки якын араларда аларның бәясе, ягулык хакы һәм инфляция үсү сәбәпле, 10-20 процентка артырга мөмкин. Икътисадчы Александр Разуваев «Абзац» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Белгеч әйтүенчә, бензин бәясе һәм инфляция товар хакында чагылыш табачак, ягулык кыйммәтләнмәгән урыннарда да инфляция үзенекен итәчәк. Ул товарларны нәкъ менә хәзер – арзанрак вакытта сатып алырга киңәш иткән, чөнки барлык товарның бер үк вакытта кыйммәтләнергә мөмкин булуын билгеләп үткән.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин киңәшмәдә ягулык базарындагы хәлләрне җайга салырга кушты. Дәүләт башлыгы ягулык күләмен арттыруны, кулланучыларга аны үтемле бәядән сатуны таләп итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot