news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч май бәйрәмнәрен озайтуның нәрсәгә бәйле булуын аңлатты

Озын каникуллар икътисадка шактый авыр тәэсир итә. Әгәр өстәмә яллар бирү хисабына эш урыннарын саклап калу мөмкинлеге булдырылса, кешеләргә 4-6 май көннәрендә эшләмәскә рөхсәт итә алалар.

Россия Халыклар дуслыгы университетында икътисад факультетының бухгалтерлык учеты, аудит һәм статистика кафедрасы мөдире Мария Петровская «Прайм» агентлыгына шул турыда әйткән. Бу турыда РИА Новости яза.

Базардагы барлык компанияләрнең дә эшне туктатып тору мөмкинлеге юк. Аларга өстәмә ял көннәрендә хезмәткәрләргә арттырылган күләмдә хезмәт хакы түләргә кирәк булачак, ә бу хезмәткә түләү фондын арттыра. Икенче яктан карасак, шактый мөһим социаль мәсьәләләр бар.

«4 - 6 майны ял көннәре итү тәкъдиме кешеләрне эш урыннарында саклап калырга мөмкинлек бирәчәк», — дип саный Петровская. Гражданнар үзләренең бакчаларында эшли алачак, димәк, көзен гарантияле уңыш алу мөмкинлеге булачак дигән сүз, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100