news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч коронавирус пандемиясенең төгәлләнү вакытын фаразлады

Медицина белгечләре COVID-19 пандемиясе төгәлләнү вакыты турында рәсми рәвештә күзәтүләрдән соң гына игълан итә алачаклар. Моның өчен күпме көтәргә туры киләчәген Sputnik радиосына иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков сөйләде.

Коронавирус пандемиясе 2020 елның мартында башланды. 2022 елның язында COVID-19 авыруларының кимүе күзәтелә. Әмма бу пандемия якын арада тәмамланачак дигән сүз түгел дип саный Крючков. 

"Чагыштырмача авырулар саны аз – Россия территориясендә коронавирус белән авыручыларның яңа саны тәүлегенә 20-30 мең очрак. Ләкин әлеге чор буенча гына алдагы динамика турында хөкем итү мөмкин түгел", - дип аңлатты Крючков.

Тагын бер елдан гына пандемиянең тәмамлануы турында һәм COVID-19ны гадәти сезонлы авыру дип игълан итәргә мөмкин булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100