news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч коронавирус һәм гриппны бер вакытта йоктыру куркынычы турында искәртте

Бер үк вакытта COVID-19 һәм грипп белән авыру инфекциянең тагын да авыррак агымы белән озатылырга һәм начар нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген арттырырга мөмкин. Бу хакта тикшеренүләр нәтиҗәләренә сылтама белән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Владимир Чуланов хәбәр итте.

Россия территориясенең күпчелек өлешендә гадәти тын юллары инфекцияләре сезоны инде сентябрьдә үк килә - бу балаларның мәктәпкә һәм өлкәннәрнең отпусклардан кайтуы белән туры килә. Быел COVID-19 инфекциясенең чираттагы дулкыны аркасында коронавирус, грипп һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) параллель таралу куркынычы арта. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

«Шуңа күрә бүген COVID-19 инфекциясенә каршы үз вакытында ревакцинация һәм гриппка каршы вакцинация үткәрү бик мөһим», - дип Владимир Чуланов сүзләрен китерә РИА Новости.

«Без берничә авыру белән бер вакытта чирләү авыр узарга мөмкин икәнен беләбез. Грипп тын юлларында вируслы кискен инфекцияләрдән иң авыры булып тора. Гриппның авыр үтеп, җитди катлауланулар тудырырга сәләтле булуы яхшы билгеле», - дип искәртте Чуланов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100