news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Коронавирус аркасында кешеләрнең үз белдеге белән дәвалану очраклары арткан

Росздравнадзор идарәсенең дарулар әйләнеше контрольдә тоту бүлеге башлыгы Гөлназ Сәйфуллина сүзләренчә, соңгы елларда, ковид пандемиясе белән бәйле рәвештә, кешеләрнең үз белдеге белән дару эчә башлау очраклары арткан.

«Бу җитди сорау, пациентлар гомере өчен куркыныч та булырга мөмкин. Кайбер пациентлар медицина оешмаларына бик авыр хәлдә килә, ул очракта дәвалауның нәтиҗәсе дә түбән булырга мөмкин», - диде белгеч «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Гөлназ Сәйфуллина фикеренчә, күпләр табибларга сырхауханәләргә барасы килмәгәнлектән мөрәҗәгать итми, яисә алар Интернеттан укып, үзләренә үзләре дару препаратлары билгели алалар дип уйлыйлар.

«Мөстәкыйль дәвалану, һичьюгы, даруханәләрдән табиб рөхсәтеннән җибәрелә торган даруларга гына кагыла. Дөрес диагноз куймау, симптомнар яшерен булу да мөмкин, авыру, сызлану бетсә дә, проблема калачак. Өзлегүләр булу ихтимал», - диде.

Белгеч үз белдеге белән дәваланучылар кадерле вакытны югалтуын искәртте. «Авыру никадәр дөрес булмаган ысуллар белән дәваланса, дәвалау процессы шулкадәр озаккарак сузылачак», - диде.

Гөлназ Сәйфуллина даруларга күнегү мәсьәләсенә дә тукталды. «Антибиотикларны табиб кушмыйча, дөрес кулланмасаң, сәбәпсезгә дә эчә башласаң, организм аларга ияләнә. Бу антибиотиклар чыннан да кирәк булганда, алар инде организмга булышмаячак. Шулай ук, үз белдегең белән дәвалау нәтиҗәсендә, кайбер препаратлар бер-берсенә комачаулап, тәэсирләрен начарайтырга мөмкин», - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100