news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч киләсе елда отпуск алу өчен финанс ягыннан отышлы айларны атады

Киләсе елда отпуск алу өчен август һәм октябрь айлары финанс ягыннан отышлы булачак.

Бу хакта SuperJob сервисының хезмәт хокукы буенча юридик практика департаменты директоры Александр Южалин сөйләде.

Белгеч отпуск акчасын күбрәк алу өчен ялны нәкъ шушы айларга планлаштырырга киңәш итте. Аның сүзләренчә, бу айлардан июнь, июль һәм декабрь аз гына калыша. Ә менә отышсыз айлар исемлегенә гыйнвар, февраль, апрель һәм май ае керә, диде белгеч. Бу айларда эш көннәре азрак, ә бу отпуск акчасы күләменә йогынты ясый.

«Бу айларда ял алсагыз, хезмәт хакы белән чагыштырганда, акча ягыннан оттырачаксыз», - диде Александр Южалин.

2023 елның августында 23, октябрь аенда 22 эш көне. Чагыштыру өчен, киләсе елның апрель һәм май айларында нибары 20 эш көне булачак, диелә РИА Новости хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100