news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч кичектереп түләү сервисларының кредит тарихына ничек йогынты ясавы хакында сөйләде

Кичектереп түләү сервислары аша сатып алынган әйбер өчен түләү мәгълүматлары (BNPL - buy now, pay later, «хәзер сатып ал, аннары түлә») кредит тарихына йогынты ясамый. «Грозов һәм партнерлар» юридик компаниясе партнеры, банкротлык һәм салымнар өлкәсендә белгеч Сергей Петерман шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгеч аңлатканча, бу мәгълүматларны Кредит тарихлары бюросына тапшырмыйлар. «Кредит тарихлары турында»гы федераль канун нигезендә, банк кулланучылар кредитын биргәндә бурычка алучыларның мәҗбүри тулы верификациясен генә билгеләргә: фамилиясен һәм атасының исемен, ИНН, СНИЛС һәм паспорт мәгълүматларын белергә тиеш.

«BNPL-сервисларны файдаланганда оператор клиенттан аның телефон номерын гына таләп итә. Димәк, BNPL сервисларын куллану кредит тарихлары бюросына эләкми», - дип искәртте Петерман.

Белгеч билгеләп үткәнчә, РФ Үзәк банкы NLP-практиканы җайга салуны закон дәрәҗәсендә беркетергә тели. Регулятор фикеренчә, мондый практикалар «Кулланучылар кредиты турында»гы федераль закон нигезләмәләрен читләтеп уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot