news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкиле Зәңгәр күлләргә керү бәясен әйтте

Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкиле Зәңгәр күлләргә керү бәясен әйтте

Казандагы Зәңгәр күлләрнең салкын суында коенырга яратучылар хәзер тыюлыкка акча түләп керә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов хәбәр итте.

Белгеч түләү 2024 елның декабреннән гамәлгә кертелгәнен искәртте. «Нибары 100 сум. Эш урыны булган сәламәт кеше өчен бу кесәгә суга торган сумма түгел. Алты категория кешеләре өчен керү бушлай: балалар, инвалидлар, пенсионерлар, контрольдә тотучы органнарның вазифаи затлары, хәрби хәрәкәт ветераннары, территорияне тәртиптә тотучы хезмәткәрләр», – диде ул.

Түләү территориядәге эко-капкалар янында урнаштырылган QR-код аша башкарыла. Рамил Шәрәфетдинов әйтүенчә, әлегә бар кеше дә түләп керә дип әйтеп булмый, түләмичә узучылар да бар, тик ул моның кагыйдә бозу булып саналуын ассызыклады.

«Зәңгәр күлләр» табигать территориясе тыюлыгы 30 ел элек 1994 елда оешкан. Быел кертелгән үзгәрешләр буенча, көймәләрдә, сапбордларда йөзәргә рөхсәт ителми, аквалангистларга су төбенә чуму тыела, шулай ук, учак ягарга, машина белән территориягә керергә дә ярамый.

Майдан августка кадәр иртәнге сәгать 5.00тән кичке 22.00 сәгатькә кадәр булу рөхсәт. Сентябрьдән апрельгә кадәр иртәнге сәгать 8.00дән кичке 18.00гә кадәр булырга ярый.

news_right_1
news_right_2
news_bot