news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч ипотека түләвен киметү ысулларын аңлатты

Белгеч ипотека түләвен киметү ысулларын аңлатты
Владимир Васильев

CMS Institute Икътисади һәм финанс тикшеренүләре департаменты хезмәткәре Николай Переславский ипотека кредиты түләвен киметү ысулы турында аңлаткан. Бу турыда ул «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Эксперт сүзләренчә, түләүне киметүнең берничә мөмкинлеге бар. Бу турыда РИА Новости яза.

Беренчедән, өлешчә алдан түләү. Бу вариантта түләү күләме кими, заемчының акча янчыгына бераз җиңеллек килә.

Икенчедән, агымдагы ставкадан 1,5 процентка кимрәк ставка булганда рефинанслау вариантын кулланып була. Моның өчен кредит алганнан соң өч елдан кимрәк вакыт узарга тиеш.

Өченчедән, әгәр заемчы бер яки ике ел дәвамында түләүләрне вакытында түләп барса, банк кредит бирү шартларын кабат карый ала. «Заемчы намуслы булса, бер-ике ел түләү вакытын бозмаса, заемчы үтенече буенча, банк килешү шартларын түләүне киметү ягына таба үзгәртә ала», – ди агентлык әңгәмәдәше.

Переславский ташламалы ипотеканы базар ипотекасы белән «тоташтыру» мөмкинлегенә дә игътибар итәргә киңәш бирә. Бу очракта сумманы «симбиоз буенча» 30 миллионга кадәр киңәйтеп була, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot