Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч йөкле хатыннарга 12 мең сумлык сертификат бирү тәртибен аңлатты
Россиядә йөкле хатын-кызлар дәүләттән 12 мең сумлык бала тудыру сертификаты алырга мөмкин. Әлеге акча хатын-кызлар консультациясе, бала тудыру йорты һәм балалар поликлиникасы өчен билгеләнгән. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасы сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Тамара Фролова сөйләде.
«Безнең илдә әниләр һәм балаларга ярдәм итү чараларының тулы бер комплексы гамәлдә. «Бала тудыру сертификаты» турында аерым әйтеп үтәсе килә. Сертификат кысаларында дәүләт финанславы 12 мең сумны тәшкил итә. Әлеге сумманың бер өлеше – 4000 сумы йөкле хатын-кыз күзәтелә торган хатын-кызлар консультациясе, икенче өлеше – 6000 сумы бала тудыру йорты, калган өлеше – 2000 сумы балалар поликлиникасы өчен билгеләнгән», - дип сөйләде Фролова.
Парламентарий ассызыклаганча, бала тудыру сертификатын медицина оешмалары электрон рәвештә бирә. Әлеге ярдәм чарасы хатын-кызларга йөклелек чорында, бала табу вакытында һәм бала тапканнан соң өч ай дәвамында сыйфатлырак медицина, хокукый, психологик һәм медицина-социаль ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, бала тудыру сертификаты буенча күрсәтелә торган медицина хезмәтләре исемлегенә яңа туган баланы беренче ел дәвамында диспансер күзәтү дә кертелгән.
«Бала тудыру сертификаты Россиядә яшәүче барлык хатын-кызлар өчен бушлай рәсмиләштерелә. Аны йөклелекнең 30нчы атнасыннан хатын-кызлар консультациясендә бирәләр (хатын-кыз бер сабый көткән очракта). Булачак әни ике һәм аннан да күбрәк бала көткән очракта исә сертификат 28нче атнадан бирелә. Ниндидер сәбәпләр аркасында документны бала тапканчы рәсмиләштереп булмаган икән, аны бала тудыру йортында тапшырачаклар. Баланы түләп тапкан очракта сертификат бала күзәтеләчәк балалар поликлиникасында бирелә», — дип билгеләде Фролова.
Бала тудыру сертификатын алу өчен паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС кирәк, схема бик гади, дип өстәде ул. Депутат сүзләренчә, медицина оешмаларын өстәмә дәүләт финанславы белән тәэмин итү медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз