news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч: «Идел сукмагы» маршруты буйлап сәяхәт коллективта ышанычны арттыра

Белгеч: «Идел сукмагы» маршруты буйлап сәяхәт коллективта ышанычны арттыра
Марсель Миңнуллин
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Ике ел эчендә Татарстанның иң озын экологик маршруты - «Идел сукмагы»ннан 25 меңнән артык кеше узган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Табигать территорияләре белән идарә» оешмасы генераль директоры Марсель Миңнуллин сөйләде. «Мондый сәфәрләр коллективта ышанычны арттыра», – ди ул.

Иделнең уң як яры буйлап 350 километр тәшкил иткән маршрут махсус саклана торган 26 табигать территориясен колачлый. Татарстанның эре компанияләре шушы маршрутны уңайлы итеп оештыруда булышкан. 2024 елда 174 километр сукмак иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча республика программасы кысаларында туристлар йөрерлек итеп җайлаштырылган.

2-3 сәгатьлек маршрут та, 6-8 километр озынлыктагы юл да, 10-15 километрга сузылган озын сәяхәт тә бар - һәркем күңеле кайсын тели, шунысын сайлый.

Марсель Миңнуллин әйтүенчә, узган елда корпоратив походлар популярлашып киткән. Әлеге сәяхәтләрдә психологлар да катнаша.

«Ниндидер аерым урыннарга бару республикаңны чын-чынлап якыннан белеп, тарих, традицияләр белән танышырга, үзенә бер кызык мохиткә чумарга мөмкинлек бирә», - дип саный Марсель Миңнуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot