news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч гыйнварда хезмәт хакын икеләтә түләү очраклары турында аңлатты

Кайбер категориягә керә торган хезмәткәрләргә 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен арттырылган хезмәт хакы түләнергә тиеш. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 1 һәм 7 гыйнварда дәүләт бәйрәмнәре өчен генә түгел, ә барлык ял көннәре өчен икеләтә түләү каралган. Әгәр бәйрәмгә эш көненең (сменаның) бер өлеше туры килсә, бу өлеше генә арттырылган күләмдә түләнә. Хезмәткәр үтенече буенча аңа башка көнне өстәмә ял көне бирергә мөмкин, бу очракта бәйрәмдә эшләү өчен икеләтә түләү булмаячак.

Әгәр хезмәткәр сменалы графикта эшләсә, яллар өчен бернинди өстәмә түләү дә тиеш түгел. Бу закон буенча гадәти смена буларак бәяләнә. Шулай ук бу кизү торучыларга да кагыла. Моның өчен аларга якындагы ун көндә ял бирелергә тиеш.

Бәйрәмнәрдә эшләтү өчен хезмәткәрнең язмача ризалыгы һәм эш бирүченең боерыгы булырга тиеш. Әгәр дә алар юк икән, кеше үз инициативасы белән эшләргә чыккан дип санала, аңа бернинди өстәмә түләү һәм яллар да тиеш түгел, ди Лебединская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100