news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: COVID-19 мутацияләнде һәм сезонлы чиргә әверелде

Коронавирус сезонлы авырулар рәтенә күчте, вирус мутацияләнде һәм пациентлар чирне авыр кичерми яки хәзер күпсанлы үлем-китем очраклары юк дип фаразларга тулы нигез бар, дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институты федераль фән бюджет учреждениесе директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Василий Акимкин.

«Без бу авыруны контрольдә тотуны киметмибез. Вирус сезонлы авырулар рәтенә күчте дип фаразларга нигез бар. Хәзерге вакытта коронавируска бәйле эпидемиологик вазгыять катгый чикләүләр кертүне таләп итми», - диде Акимкин.

Ул вирусның мутацияләнүен, бүген пациентлар чирне авыр кичермәвен яки 2020 елдагы кебек күпсанлы үлем-китем очраклары күзәтелмәвен билгеләп үтте. Моннан тыш, хәзер инфекцияне күзәтү өчен бөтен чаралар да бар, барлык очракларны күзәтергә һәм аларны җентекләп тикшерергә мөмкинлек бирә торган геном эпидкүзәтчелек булдырылган, дип искәртте Акимкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100