news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Быел, тикшерү узмыйча, бер бөртек бодайны да сатып булмаячак

Белгеч: Быел, тикшерү узмыйча, бер бөртек бодайны да сатып булмаячак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәгенең Татарстандагы филиалы директоры Татьяна Менликиева сүзләренчә, быел Россиядә бодайга дәүләт сыйфат мониторингы үткәреләчәк. Тикшерүне узмаган партия әйләнешкә керә алмый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Быел бодайга мәҗбүри дәүләт мониторингы расланды. Карар нигезендә, бу чара бөтен Россия буенча уза. Безнең республикада дәүләт мониторингын Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге үткәрә. Без «Ашлык» федераль дәүләт системасына кертелгән партиядән проба алабыз. Белгечләр урынга чыга, пробаны лабораториягә алып килә. Тикшерү үткәрәбез һәм протоколны «Ашлык» системасына кертәбез. Аннан соң гына авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче ашлыкны сата ала. Бу чарадан башка быел бер бөртек бодайны да сатып булмый», – дип аңлатты ул.

Фото: © «Татар-информ». Михаил Захаров

Белгеч сүзләренчә, пробалар алу, бодайны тикшерү һәм нәтиҗәләрне «Ашлык» системасына кертү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бушлай була. Бодайны тикшерүгә лабораторияләргә 5 көн бирелүен әйтте.

«Сатарга ярамый торган партия килеп чыкса, Россельхознадзорның территориаль идарәсенә хәбәр итәбез, аннан тиешле чаралар күрелә», – диде белгеч. Аның сүзләренчә, күрсәткечләре начар булган ашлыкны әйләнешкә кертү тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100