news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч быел Татарстаннан экспортланган ашлыкның күләмен әйтте

Белгеч быел Татарстаннан экспортланган ашлыкның күләмен әйтте
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов ашлык экспорты турында сөйләде.

«Татарстанда ашлык күп җитештерелә, шуңа контроль дә тиешенчә булырга тиеш. 2024 елда 50 мең тонна ашлык экспортланган. Россия буенча 200 мең тонна ашлык һәм аннан эшкәртеп җитештерелгән продуктлар җибәрелгән», - дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Фото: © Михаил Захаров

Аның сүзләренчә, 2022 елда ашлык экспорты 51 мең тонна булган, ә 2023 елда 123 мең тонна ашлык һәм ашлык эшкәртү продукциясе экспортка чыккан. Бодай, арпа, арыш Казахстан, Иран, Кытайга җибәрелгән. Арыш Латвиягә дә киткән. Солы Чехия, Испания, Польша, Таҗикстан, Казахстанга, җитен һәм горчица Германия, Чехия, Белоруссия, Польшага җибәрелгән.

«Без ашлыкны Кытайга җибәрә башладык, бу – яңа юнәлеш. Анда экспорт таләпләр бик катгый. Башта оешма аттестация узарга тиеш», - диде Айрат Таҗетдинов.

Аның сүзләренчә, экспортлана торган ашлыкны Ашлык сыйфатына бәя бирү үзәге тикшерә. Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәгенең Татарстандагы филиалы директоры Татьяна Менликиева аңлатканча, экспортка чыга торган ашлыкка таләпләр катгый һәм ашлык җентекләп тикшерелә.

«Җитештерүче яки трейдер ашлыкны экспортка әзерли икән, ул җентекләп тикшерә. Без күп тапкыр килеп тикшерәбез. Сыйфатсыз ашлык билгеләнгәне юк», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100