news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч: Быел май җылы һәм яңгырлы булса, гөмбә уңышы мул булачак

Белгеч: Быел май җылы һәм яңгырлы булса, гөмбә уңышы мул булачак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Быел Россиянең урта полосасында гөмбә уңышы нинди булачагы майдагы һава торышы шартларына бәйле. Төп факторлар – җитәрлек дымлылык һәм җылы температура. Бу хакта авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Есенин исемендәге Рязань дәүләт университеты доценты Виктор Асеев хәбәр иткән. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

Белгеч аңлатканча, булачак гөмбә уңышы өчен язның азагы хәлиткеч әһәмияткә ия. Аның сүзләренчә, майда корылык булмаса, уңыш яхшы булырга тиеш.

Явым-төшем күп яуса, температура 18-22 градус булса, быел гөмбә сезоны уңышлы булачак, диде Асеев.

news_right_1
news_right_2
news_bot