Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгеч булачак пенсия күләмен киметә торган хаталарны атады
Хезмәт стажын һәм иминият кертемнәрен исәпкә алудагы хаталар, шулай ук армиядә хезмәт итү яки эшсезлек буенча пособие алу чорлары исәпкә алынмый калу булачак пенсия күләмен киметергә мөмкин. Бу хакта Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эшмәкәрлек, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасының өлкән укытучысы Татьяна Голубева сөйләде.
«2002 елга кадәрге хезмәт стажы стаж коэффициентын формалаштыра. Хатын-кызларның 20 ел, ә ир-атларның 25 ел стажы булган очракта 0,55 коэффициенты кулланыла. Кайчак армиядә хезмәт итү, эшсезлек буенча пособие алу яки уку чорлары исәпкә алынмый кала. Бу пенсия күләмен киметә», – дип аңлатты Голубева РИА Новости агентлыгына.
Эксперт билгеләп үткәнчә, 2002 елдан соң төп фактор булып эш бирүче түләп бара торган иминият кертемнәре тора. Аның сүзләренчә, акча күчерүдәге өзеклекләр, рәсми булмаган эш белән шөгыльләнү яки Социаль фондка белешмәләр җибәргәндә җибәрелгән хаталар пенсияне киметергә мөмкин.
Шулай ук ул документлардагы белешмәләр туры килмәгән очраклар да югалтуларга китерә ала, дип игътибар итте.
«Мәсәлән, документларда төрле фамилияләр язылган булса һәм кешенең фамилиясен алыштыруын раслаучы документлары булмаса, яисә исәпкә алынган чорда алынган хезмәт хакы турында мәгълүматлар җитмәсә, пенсия күләме азрак була ала», – дип өстәде Голубева.
Моннан тыш, район коэффициенты азрак булган төбәккә күченгән очракта, өстәмә түләү гамөлдән чыгарылу сәбәпле, пенсия күләме кимергә мөмкин.
Түләүләренең дөреслегендә шикләнүчеләргә эксперт Россия Социаль фондыннан пенсиясе турында белешмә соратып алырга киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз