news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч банк картасы белән түләргә ярамаган очракларны атады

«Фаст Ривер» финтех платформасының операция директоры Ксения Артемьева банк картасы белән түләргә ярамаган, ә кәгазь акча белән түләү яхшырак булган очракларны атады. Аның сүзләренчә, беренче чиратта бу интернеттан сатып алулар. Бу хакта «Российская газета» яза.

Эксперт әйтүенчә, шикле сайтларда үзегезнең банка картасы мәгълүматларын язарга ярамый, ә түләр алдыннан кибетнең ышанычлы булу-булмавын тикшерү яхшырак булыр. Әле берничә ай гына эшләгән, шулай ук интернетта тискәре кайтавазлары күп булган кибетләр шик уятырга тиеш.

Белгеч интернеттан сатып алулар өчен виртуаль карта ясарга һәм аңа бары тик тотарга җыенган сумманы гына салырга киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot