news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Банк ике очракта клиент хисабыннан рөхсәтсез акча алу хокукына ия

Банк клиент хисабындагы акчаны суд карары яки килешү буенча алу хокукына ия. PG Partners юридик компаниясенең өлкән идарәче партнеры Петр Гусятников «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Беренче очракта башкару кәгазе (исполнительный лист) кирәк. Әгәр бурыч түләттерү турында карар үз файдаларына чыгарылса, приставлар һәм гражданнар шуның белән мөрәҗәгать итә ала. Банкның бу үтенечне кире кагарга хакы юк. Кайвакыт бурыч түләттерү турында суд боерыгын файдаланалар, ул чагында башкару кәгазе кирәкми. Шул рәвешле штрафлар, коммуналь хезмәтләр һәм алимент бурычлары түләттерелә.

Икенче очракта клиент рөхсәтеннән башка аның хисабыннан акча алу килешүдә күрсәтелгән булырга мөмкин. Гадәттә, банклар кредит буенча процентларны, хезмәт күрсәткән өчен түләүне (һ.б.) мөстәкыйль рәвештә тотып кала. Әгәр клиент каршы булса, ул килешүне җентекләп өйрәнергә тиеш, чөнки клиент рөхсәтеннән башка аның хисабыннан акча алу хокукыннан тыш, банк кайбер хезмәтләрне күрсәтә алмаячак, дип сүзен төгәлләде Гусятников.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100