news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч балконда чәчәк үстергән өчен штраф салу ихтималы булган очраклар турында сөйләде

Балконда чәчәк үстерергә мөмкин, әмма аны балкон тышында түгел, ә эчендә урнаштырырга кирәк. Балконның тышкы өлешенә ниндидер өстәмә конструкцияләр кую бинаның архитектур күренешен боза, дип белдерде Европа Юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Юрий Аванесов «Прайм» агентлыгына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгеч искәрткәнчә, чәчәк утыртылган әрҗәне балкон тышында урнаштыру шулай ук биналарны җыештыручы, буяу һәм штукатурлау яки төрле җиһазларны монтажлау эшләре белән шөгыльләнүче сәнәгать альпинистларына да комачау итәргә мөмкин.

Моннан тыш, чәчәк тартмасының, балконнан төшеп киткән очракта, кешеләр һәм машиналарга да зыян китерүе ихтимал, дип билгеләп үтте Аванесов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100