news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч бакчачыларның кышын үсемлекләргә зыян китерә ала торган хаталарын атады

Белгеч бакчачыларның кышын үсемлекләргә зыян китерә ала торган хаталарын атады
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Кыш җиткәч бакчачылар үсемлекләргә салкыннарны кичерергә ярдәм итәргә тырыша. Әмма моны белеп эшләмәсәң, үсемлекләргә зыян китерергә була. Бу хакта «Радио 1» белән әңгәмәдә «Мәскәү бакчачылар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Андрей Туманов кисәтте.

«Иң мөһим кагыйдә: үсемлекләрне кышка декабрьдә түгел, ә язын әзерли башларга кирәк. Әгәр үсемлек сезон дәвамында әзерләнә тормаган икән, аны соңыннан берничек тә коткарып булмаячак», – дип ассызыклады белгеч.

Ул бакчачыларга интернеттагы киңәшләргә артык ышанмаска, тикшерелгән чыганакларга һәм белгечләрнең белемнәренә генә таянырга киңәш итте.

«Бакчачы өчен иң яхшы нәрсә – кар. Бу – идеаль табигый каплагыч. Кар астында температура тотрыклы була һәм үсемлекләр өчен зыянлы җил керми. Аннан максималь дәрәҗәдә файдаланырга һәм агачларның иң зәгыйфь урыннарын каплау өчен кулланырга кирәк», - дип аңлатты эксперт.

news_right_1
news_right_2
news_bot